Сергей Иванов эш визиты белән Кытайда

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Комитет рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов җитәкчелеге астында булган делегация составында хәзерге вакытта эш визиты белән Кытай Халык Республикасында. Анда Чжэцзян һәм Фуцзянь өлкәләре җитәкчелеге белән рәсми очрашулар узачак. Шулай ук, аларның территориясендә урнашкан кайбер сәнәгать оешмаларына сәяхәт планнаштырыла. Хәзерге вакытта Кытайда булган Татарстан Республикасы делегация составында түбәндәгеләр: Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов; Премьер-министр урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов; ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов; ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина; "АК БАРС" Банк ҖАҖ идарә рәисе Зөфәр Гәрәев; Кытай Халык Республикасында ТР сәүдә-икътисад вәкиле Марсель Гыйләҗев һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International