15-18 май көннәрендә Татарстан Республикасында Япония журналистлары һәм туроператорлары өчен мәгълүмати-реклама туры уза. Бу вакыт эчендә алар Казанның һәм Татарстанның төп тарихи урыннары белән танышачаклар: кунаклар Зөя утрау-шәһәрчеген, Казан Кремлен, Бауман җәяүлеләр урамын, Бөек Болгар шәһәрен, Иҗтимагый көнкүреш музеен, "Казан-Арена" стадионын күрә алачаклар. Шулай ук, аларга Р.Нуриев исемендәге фестиваль кысаларында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булу мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, программада Казан кунакханәләре буенча сәяхәт планнаштырылган.