“Крутушка” сәламәтләнү үзәгендә “ЗдравКультПривет – 2018” фестивале уздырылачак

2018 елның 20 марты, сишәмбе

21 – 24 март көннәрендә Милли Ял итү Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәмендә “Татарстан шифаханәләре” Республика берләшмәсенең “Крутушка” сәламәтләнү үзәгендә I Бөтенроссия сәламәтләнү һәм ял итү үзәкләрендә эшли торган аниматорлар һәм мәдәни программаларны оештыручылар арасында “ЗдравКультПривет – 2018” фестивале уздырыла.

Фестивальдә катнашучылар арасында Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Владимир һәм Ульяновск өлкәсе, Кырым һәм башка төбәкләрдән шифаханә вәкилләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International