Сергей Иванов «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Подписка бүләк ит – 2018» хәйрия акциясендә катнашты.

Чарада Республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнаштылар. Ул 2018 нче ел беренче яртыеллыгына «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте басмаларына – Спас Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты өчен «Чаян» һәм Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында урнашкан «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге өчен «Татарстан» журналларына язылды.

«Подписка бүләк ит» хәйрия акциясе Татарстанда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте инициативасы белән инде газета-журналларга язылуныӊ өченче сезонында үткәрелә. Әлеге проект кысаларында дәүләт хакимияте башлыклары, министрлыклар, ведомстволар, югары уку йортлары вәкилләре хәйрия максатыннан сугыш  ветераннарына, балалар йортына, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларына һәм башка иҗтимагый оешмаларга Татарстан газета-журналларына язылу бүләк итәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International